Юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә Сез – җәяүлеЮл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә Сез – җәяүле
Көн саен, телибезме без моны юкмы, без барыбыз да бик мөһим рольне башкарабыз – җәяү йөрүче ролен. Аның белән безнең сәламәтлегебез, хәтта тормышыбыз да бәйле. Юл-транспорт хәлакәтләренең 25 %-ты җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен каты бозу белән бәйле.
Аварияләрдә гаепле булган җәяүлеләр генә түгел, юл хәрәкәтендә башка катнашучылар да азаплана. Юл-транспорт хәлакәтендә яраланган һәм һәлак булган җәяүлеләр бөтен җәфаланучыларының яртысын тәшкил итә. Шуңа күрә законны ихтирам итүче, тәртипле булган җәяү йөрүчеләрне укыту һәм тәрбияләү мөһим.
Кагыйдәләр җәяүлеләр йөрергә тиешле урыннарны билгелиләр:
- тротуар; - юл кырые; - җәяүлеләр өчен сукмак; - велосипедта йөрү өчен юллар.
Шәһәрдән яки авылдан чыккач, җәяү йөрүчеләр транспортка каршы барырга тиеш, ә шәһәр, яки авыл эчендә - каршы һәм транспорт йөреше буенча. Велосипедны, мопедны, мотоциклны, чаналарны, кул арбаларын алып баручы, инвалид коляскаларда баручы кешеләр транспорт йөреше буенча барырга тиеш. Рөхсәт ителгән урыннарда җәяү йөрүчеләр өчен кагыйдәләр. - уң яктан йөрергә; - ремонт җирләрен һәм басып торучы кеше төркемнәрен йортлар ягыннан яки юл кырыеның тышкы ягыннан урап чыгарга; - ишегалларыннан чыгу урыннарына, транспортның стоянка урыннарына игътибар итәргә; - җәяү йөрүчеләр урыннарында катгый тыела: велосипедта, роликларда йөрергә, бордюрларда һәм юл киртәләрендә йөрергә, басып һәм утырып торырга. - караңгыда һәм начар һава торышы булганда җәяү йөрүчеләр киемнәренә уткайтаручы элементлар беркетелергә тиеш
Мондый иминлек чаралары юеш юлда, караңгы төшкән вакытта җәяүлеләрне күрү өчен кирәк.
Җәяүлеләргә рөхсәт ителми:
- җәяүлеләр өчен кичү урыннары, юл киртәләре булмаган җирдән йөрергә ярамый; - шәхси һәм юлда башка катнашучыларның иминлегенә ышанмыйча, юлга чыкмаска; - маяк уты янган транспорт җәяүле кичү юлына җиткәндә аны уздырып җибәрергә кирәк. Бу транспорт һәм ул озатып барган колонна үтмичә, юлны чыгарга ярамый.
Тиздән кыш җитә, ә кышын көннәр кыскара. Шуның өчен юлда күрү начарая. Еш кына күрү алдаулары була: басып торучы әйберне хәрәкәт ясаучы дип күрергә була һәм киресенчә; якын әйберне еракта итеп күрергә була һәм киресенчә. Караңгыда аеруча игътибарлы булыгыз. Тәүлекнең караңгы вакыты гына юлда тоткарлык түгел. Якты кояш һәм ап-ак кар да җәяүлене күрергә комачаулый. Алар якты тап эффектын булдырып, машина йөртүчене дә, җәяүлене дә "күзсез итәләр”. Шулай итеп, юл хәрәкәтендә барлык катнашучылар да игътибарлы булырга тиеш.
|